2019 елның 1 нче сентябрендә Тукай муниципаль районының «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Шакирова Р.Ф. авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе хәйриячесе Хазиев А.Ө. белән берлектә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында чара үткәрделәр.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче ике балигъ булмаган бала портфель, карандашлар, дәфтәрләр, ручкалар, пластилин, рәсем ясау альбомнарын бүләк итеп алдылар. Балалар бүләкләрне зур соклану һәм рәхмәт белән кабул иттеләр.