"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Татарстан - минем ак җилкәнем” дип исемләнгән мәдәни-агарту чарасы

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

  Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче номерлы китапханә белгече Фирдая Җиһаншина Татарстан Республикасы көне кысаларында “Татарстан - минем  ак җилкәнем”дип исемләнгән мәдәни-агарту чарасы үткәрде.

Чараның максаты: КамАЗ, шәһәр, республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән күренекле шәхесләр белән танышу һәм патриотизм, хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү иде.

Татарстан Республикасында уникаль шәһәрләр арасында Чулмандагы Ак шәһәр - Яр Чаллы шәһәре аерылып тора.

Белгеч социаль хезмәт алучыларга быел 50 еллыгын билгеләп үткән Кама автомобиль заводы шәһәренең горурлыгы булуын искә төшерде. Ул «КАМАЗ-мастер» командасы экипажының йөк машиналары ярышында 16 нчы тапкыр «Дакар-2019» ралли-рейдында җиңү яулаган казанышларын билгеләп үтте.

Видео-викторина ярдәмендә катнашучылар шәһәрнең истәлекле урыннарын: «КамАЗ» заводларын, шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш керткән беренче төзүчеләрен, талантлы һәм үзенчәлекле шәхесләрен искә төшерделәр.

         «КамАЗ» төзелеше чорында яшь, энергияле, оптимизм белән тулы вакытлары турында горурланып, социаль хезмәт алучылар җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар арасында Чаллыда туып үскән ике кеше һәм 1969 елда  яңа төзелешкә безнең илнең төрле почмакларыннан килгән өч кеше  бар иде.

Чараны «Шәһәрем-йөрәк пәрәм» дигән күргәзмә белән тәмамлап, катнашучылар республикадашларга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык теләделәр.

Чарада 23 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International