Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман муниципаль районының авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыруга юнәлтелгән «Өлкән буын» проекты старт алды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән буын» проекты старт алды.

Милли проект кысаларында “Шәфкатъ”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бүлеп бирелгән яңа «LADA Largus» автомобиле 2 сентябрьдән башлап агымдагы елның  ахырына кадәр районның ерактагы торак пунктларыннан 877 өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә, Җәлил район хастаханәсенә, Саклаубаш  авыл участок хастаханәсенә, Александровка табиблык  амбулаториясенә  китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International