«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» волонтерлар хәрәкәтенең хәйрия концерты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан көне - илнең иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Республикада бик күп шәһәрләр бар,  ул үзенең зур заводлары белән танылган Түбән Кама шәһәре, Әлмәт - газ һәм нефть шәһәре, Яр Чаллы зур КамАЗ машиналары җитештерә. Республика башкаласы - Казан. Без тату республикада яшибез. Татарстан - күпмилләтле республика. Монда татарлар, руслар, чуашлар, башкортлар дус һәм тату яшиләр, һәм алар барысы да Татарстанны үз ватаннары дип саныйлар. 30 августта Татарстан суверенитеты көне уңаеннан Әлмәт шәһәреннән килгән волонтерлар хәрәкәте безнең интернатка хәйрия концерты белән килде. Барысы да волонтерларыбыз бүләк иткән бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International