30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм иттек. Бу көнне балалар үз республикаларының тарихы белән таныштылар, Татарстан буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Республика символлары турында әңгәмә кордылар, символиканы истә калдыру һәм Ватанга мәхәббәт уяту максатыннан рәсем конкурсы үткәрелде. Көн авыл буйлап экскурсия белән тәмамланды. Балалар безнең якның табигатенә сокландылар, авыл ни өчен Иске Икшермә дип аталуын белделәр. Балаларда үз туган ягы өчен горурлык уянды.