Республика көнен Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән интеллектуаль уен белән билгеләп үттеләр. Уенда катнашучылар ике командага бүленделәр һәм республика буйлап сәяхәткә киттеләр. Дәүләт символлары, эре шәһәр һәм елгалар, халык бәйрәмнәре турында белемнәре буенча ярыштылар. Бу чара картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрдә гражданлык һәм патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә этәргеч бирде.