Алексеевск районының “Кайгырту» приютында «Толерантлык планетасы» видеоролигын карау.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 1 нче сентябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. мәктәп яшендәге 15 бала белән «Толерантлык планетасы»видеоролигын күрсәтте.

Максат.

• Укучыларда толерантлык турында күзаллау формалаштыру (сүзнең әһәмияте, әлеге сыйфатны үстерү алымнары).

• Укучыларда толерантлык, үз хокукларына һәм башка кешеләрнең хокукларына хөрмәт тәрбияләү.

  • Бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

• Критик фикерләүне, төркем белән эшләү күнекмәләрен үстерү, диалог алып бару һәм үз позицияңне дәлилләү.

• Укучыларның иҗади активлыгын арттыру.

• Үз-үзеңне һәм башка кешеләрне танып белү сәләтен үстерү.

Тәрбияче тарафыннан дәрес темасынакерү өчен «Тату гаилә» риваяте тәкъдим ителде, һәр яхшы гаилә һәм дөньяның тормыш нигезе-мәхәббәт, гафу итү, сабырлык. Аннан соң укучылар «Толерантлык планетасы» видеоролигын карадылар һәм дөньяда гына түгел, коллективта  да  булган толерантлык проблемаларын аңлаттылар, фикер алыштылар. Дәрес мәхәббәт, байлык һәм уңыш турында  риваять  белән тәмамланды, әйтелгәннәрдән чыгып  тәрбияләнүчеләр үзләре өчен мәхәббәт, гафу итү, сабырлык сыйфатын сайладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International