Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә
"Өлкән буын" проектының "Демография" милли проекты кысаларында 2 сентябрьдән башлап, халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен, диспансерлаштыру һәм скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру башланды.
03.09.19 елның 3 сентябрендә Питрәчнең "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән баш тартучы балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча чираттагы Бер көне узды.
Балтачның "Наз "үзәге белгечләре әлеге фаҗигале вакыйгага багышланган " Яшәү тамчысы" дигән акция уздырдылар.
2019 нчы елның 3 нче сентябрендә “Экстремизмга-Юк” айлыгы кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә 2004 елда Бесланда булган террорчылык актына багышланган “Без хәтерлибез. Без кайгырабыз..” исемле акция узды.
Ел саен Россия Федерациясендә 3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның 1-3 нче сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана, ул чакта үзенең рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән террорлык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды. Бу көнне Россия халкы террорчылар кулыннан һәлак булган меңләгән ватандашларын искә ала.
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында"Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында" Игътибар! Экстремизм!» дигән информацион стенд рәсмиләштерелгән. Биредә яшәүчеләр өчен «Террор корбаннары»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар дөньяның иң зур терактлары турында белделәр, «Терроризм һәм Экстремизм», «Терроризм – җәмгыятькә янау»дигән белешмәлек белән таныштылар. Очрашу тематик лекция турында сөйләшү белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елга Татарстан Республикасы медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» 19.01.2019 25 номерлы Карарын үтәү максатларында, 2019 елның 2 сентябреннән Лениногорск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтеп бирү башкарыла.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен күңелле концерт программасы белән Шәмәрдән бистәсеннән «Тулган ай» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Ә 3 сентябрьдән безнең интернатта “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы башланды. Акцияне " Хәтер шәме» акциясе үткәрүдән башладык.