Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә

Әлеге акция өчен махсус ясалган арт-объектны капкачлар белән тутырырга күп калмаган инде.    

«КЦСОН «Надежда» белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә объектка капкачлар салу буенча акциясе оештырдылар..

Ул тулганнан соң, капкачларны сатудан кергән акчаны районыбызның физик мөмкинлекләре чикле балаларга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез: арт-объектка тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның  капкачларын җыеп барырга һәм махсус арт-объектка салырга кирәк. Йөрәк формасындагы әлеге арт-объект район Мәдәният сарае территориясендә урнаштырылган. Аңа райондашларыбызның да игелекле акциягә кушылуын раслаучы “Игелекле Әгерҗе“ дип аталган билге дә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International