Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елга Татарстан Республикасы медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» 19.01.2019 25 номерлы Карарын үтәү максатларында, 2019 елның 2 сентябреннән Лениногорск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтеп бирү башкарыла.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен күңелле концерт программасы белән Шәмәрдән бистәсеннән «Тулган ай» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Ә 3 сентябрьдән безнең интернатта “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы башланды. Акцияне " Хәтер шәме» акциясе үткәрүдән башладык.
2019 елның 4 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Тән өлешләре ” дигән темага информацион сәгать үткәрделәр.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Өлкән буын» проекты буенча укыту семинары
Яңа Чишмә муниципаль районында “Олы буын” проекты башланды.
Яңа Чишмә муниципаль районында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән олыракларны район үзәк хастаханәсенә алып бару максатыннан, һәм “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, «Олы буын» проекты башланды.
2019 елның 3 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен фаҗига еллыгы уңаеннан Беслан турында фильм күрсәтелде. Фаҗига турында күп фильмнар төшерелде, чөнки мондый вакыйгалар турында онытырга ярамый. Алар терроризмның бөтен дөньяда җәмгыятькә куркыныч тудыруын искә төшерә. Чара һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.
«Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне» кысаларында Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары «Терроризм – җәмгыятькә янау» акциясе үткәрделәр.