Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
Менә бүген дә, 3 сентябрь көнне шул максат белән "Барысы да терроризмга каршы" дигән танып-белү чарасы үткәрелде. Балаларга "терроризм һәм экстремизм" сүзенең нәрсә аңлатканын, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук үз-үзеңне контрольдә тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Балаларда терроризмга каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш алып бару максатыннан, балаларга видеоматериал күрсәтелде.
Чара ахырында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә карата “Барлык халык балалары дус. Мин тынычлык турында ясыйм” исемле асфальтта рәсем ясау буенча конкурс оештырылды.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тәрбияли, аларнын иҗади сәләтләрен үстерә.