«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» “#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында «Үз-үзеңне уңай яктан күрсәтү һәм үз-үзеңне бәяләү» буенча мини-тренинг

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» “#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында  «Үз-үзеңне уңай яктан күрсәтү һәм үз-үзеңне бәяләү» буенча мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: актив тормыш позициясе формалаштыру, үзеңнең уңай гадәтләреңне үзләштерү, күрсәтә белү, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен күтәрү.

Тренинг башында, үзеңә нинди бәя бирүеңне ачыклау максатыннан, «Мин нинди баскычта?» дигән күнегү үткәрелде. «Минем рәвеш» күнегүендә: катнашучылар тавыш төсмерләп, мимика һәм ишарә ярдәмендә, бер «Мин» сүзе белән үзләрен «Мин» дип кабул итүләрен, үз шәхесен, дөньяда тоткан үз урыннарын тойдылар. «Мин-чын һәм мин-идеаль» күнегүендә социаль хезмәт алучылар үзләрен «ике ипостас»та рәсемгә төшерделәр. Мин-чын мәгънәсендә һәм Мин-идеал - бу ике төшенчәне бердәм булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауга җавап бирделәр. Тренинг «Мин шундый, ничек бар-шулай кабул итегез» темасына рәсем ясау белән тәмамланды.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнашып, киеренкелекләрен киметтеләр, уңай гатдәтләрен һәм осталыкларын яхшырдылар. Үткәрелгән тренингтан соң, катнашучылар мондый күнегүләр үз-үзеңне күрсәтергә комачаулаучы психологик киртәләрне җиңәргә ярдәм итүен билгеләп үттеләр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International