2019 нчы елның 3 нче сентябрендә “Экстремизмга-Юк” айлыгы кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә 2004 елда Бесланда булган террорчылык актына багышланган “Без хәтерлибез. Без кайгырабыз..” исемле акция узды. Социаль хезмәткәр Мустафина Ф.Г. моннан 15 ел элек булган Беслан вакыйгасы турында сөйләде, террорның милләте, дине юк дип искәртеп үтте. Аннан соң тернәкләнүчеләр “Беслан балалары” исемле презентация карадылар. Әлеге презентацияне карагач, тернәкләнүчеләр үз күзләре белән ул вакыттагы куркыныч хәлләрне, терроризм аркасында тоткынга алынган халыкны, балаларны күрделәр.
Ахырдан Фидәлия Гилмулловна тернәкләнүчеләрне террорчылык актларын булдырмау максатыннан уяу булырга чакырды, терордан саклану, булдырмау чараларын искәртеп, кыска гына әңгәмә уздырды.