3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.
Балтачның "Наз "үзәге белгечләре әлеге фаҗигале вакыйгага багышланган " Яшәү тамчысы" дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты - катнашучыларны уяулыкка, гражданлык җаваплылыгына өндәү, яшьләрдә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча төгәл чагылдырылган гражданлык позициясе формалаштыру.
Акциядә катнашучылар өч көн буе әсирлектә булган, бер тамчы су да эчә алмаган Беслан корбаннары истәлегенә, барлык гаепсезләргә изге теләкләр теләп, уч төбенә су җыеп чәчәкләргә сиптеләр.
Бу акция кысаларында «Без терроризмга каршы» дип исемләнгән флешмоб оештырылды. Аның барышында балалар күккә чиста җаннарны һәм тынычлыкны гәүдәләндерүче ак шарлар җибәрделәр.