Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

             Ел саен Россия Федерациясендә 3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның 1-3 нче сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана, ул чакта үзенең рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән террорлык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды. Бу көнне Россия халкы террорчылар кулыннан һәлак булган меңләгән ватандашларын искә ала.

  2019 нчы елның 3 нче сентябрендә «Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен “Без террорга каршы ” дигән чара уздырды.

             Чараның максаты - терроризмга каршы көрәштә үз-үзеңне тоту өлкәсендә яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

             Очрашу барышында педагоглар катнашучыларга 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйга турында сөйләделәр.

             Чара ахырында "Без террорга каршы" социаль ролигы күрсәтелде. Балалар һәм өлкәннәр террорлык актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

            Чарада 9 социаль хезмәт алучы, шуларның 6сы балигъ булмаган бала һәм 3се ата-ана иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International