Питрәч муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

"Өлкән буын" проектының "Демография" милли проекты кысаларында 2 сентябрьдән башлап, халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен, диспансерлаштыру һәм скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру башланды.

Федераль бюджет акчасына "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен "LADA Largus" модельле автомобиль сатып алды. 5 пассажир урыны сыйдырышлы автомобиль, шул исәптән кресло-коляскадагы гражданин өчен бер урын.

         Хәзерге вакытта Питрәч районы үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге һәм "Кайгырту "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән килешү буенча, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерү һәм медицина тикшерүләрен үткәрү план-графиклары әзерләнде, район медицина оешмаларына китерелергә тиешле өлкән яшьтәге гражданнарның исемлекләре формалаштырылды. 65 яшьтән өлкәнрәк 1344 гражданны диспансерлаштыру һәм профессиональ карау белән колачлау планлаштырыла.

         Инде июль һәм август айларында ук Питрәч үзәк район хастаханәсендә һәм Янцевар авылындагы ФАПта гражданнарны сынап карадылар. Медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең, авыл җирлекләре башлыкларының җайга салынган эше, оператив мәгълүмат бирү һәм өлкән яшьтәге гражданнарның актив катнашуы аркасында апробация уңышлы узды. Диспансеризацияне апробацияләүнең 2 көнендә Екатериновка һәм Янцар авыл җирлекләрендә 65 яшьтән өлкәнрәк 72 граждан тикшерелде.

         2 һәм 3 сентябрь көннәрендә Крәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр, Нептун, Колай авылларыннан 68 өлкән яшьтәге граждан катнашкан.

         Әлеге проектны тормышка ашыру халыктан уңай бәя алды һәм район халкыннан бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International