«Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 5 нче сентябрь көнне актлар залында балаларның терроризм турында күзаллауларын формалаштыру максатыннан тәрбиячеләр Трофимова А. М., Гарипова Р. Ш. «Терроризмга-юк» дип исемләнгән танып – белү һәм үстерү чарасы үткәрделәр, анда 18 реабилитант катнашты. Алар «террор» сүзенең лексик мәгънәсе белән таныштылар, кем ул террорчылар һәм терроризмның нәрсә икәнен белделәр. Әңгәмә барышында үзәк тәрбиячеләре кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында һәм җәмәгать транспортында булганда балаларның уяулыгын күрсәтү кирәклегенә басым ясадылар. Аннан соң балалар аудитория өчен гади һәм аңлаешлы формада бөтен дөньяның балалар проблемасы булмаган мәгълүмат турында сөйләнә торган роликлар карадылар. Ә ахырда барлык катнашучылар " Без террорга каршы!" дигән Җир шары ясалган плакатны кызлар һәм малайлар куллары белән ясалган күгәрченнәр белән бизәделәр.