ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

 

«Чиста яр» республика акциясен, «Яшел Рәсәй» һәм Федераль акцияләрен тормышка ашыру кысаларында, Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 2019нчы елның 21 сентябрендә Җәлил бистәсенең муниципаль берәмлеге территориясен чистартуда катнаштылар. Беркетелгән ишегалды территорияләрен җыештыру каты көнкүреш калдыкларыннан һәм коелган яфраклардан чистартылды.

 

2019 елның  24 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәмяшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Г.Тукайның әкиятләре буйлап ” дип аталган  викторина үтте.

2019 нчы елның 20 нче сентябрендә “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” үзәгенең бергә үткәрелә торган чаралары кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 6-17 яшьлек 12 бала һәм аларның ата - аналары белән “Дөнья образы-космос” дип аталган дәрес үткәрде.

    Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр теплицада помидор, кыяр һәм татлы борыч үстерделәр.  Җәй тулысынча үз хокукларын көзгә тапшырды. Соңгы уңышны җыеп алырга һәм теплицаны кышлатуга әзерләргә вакыт җитте.

       «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Зөлфия Баһманова «Сулыш юлларындагы кискен, йогышлы  вирус  һәм грипп» темасына табиб – терапевт Наталья Чайникованың видео – лекциясен һәм гомуми практика табибы Александр Мясниковның «Гриппны вакцинопрофилактикалау» видео – ролигын күрсәтте.

Арчаның  «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, «Туган як» белән танышу максатыннан даими рәвештә тематик чаралар үткәрелә.  24 сентябрь көнне социаль эш буенча белгеч Инна Нурмиева «Арча шәһәре. Шәһәр гербы һәм флагы» дәресе күрсәтте.

   2019 елның 21 сентябренда Балтач районының Кече Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Медведева Анна Андреевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Россия Федерациясендә театр елы кысаларында 2019 нчы елның 19 нчы сентябре көнне 13 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова “Татарстан – минем горурлыгым” курсыннан 13 балигъ булмаган бала өчен “Сәнгать дөньясында” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан 3 нче санлы социаль участокта (Каенлы авылы) 40 балигъ булмаган бала өчен «Беренче сыйныф укучыларына багышлау» дигән чара уздырылды.

“Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 19 бала белән “Терроризм һәм экстремизмны кисәтү” дигән темага дәрес - кинотренинг үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International