«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Зөлфия Баһманова «Сулыш юлларындагы кискен, йогышлы вирус һәм грипп» темасына табиб – терапевт Наталья Чайникованың видео – лекциясен һәм гомуми практика табибы Александр Мясниковның «Гриппны вакцинопрофилактикалау» видео – ролигын күрсәтте.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны сулыш юлларындагы кискен, йогышлы вирус һәм грипп кебек авырулар белән таныштыру, бу инфекцияләрне ничек аерырга, өзлегүләр куркынычы һәм авырулар санын ничек булдырмау иде.
Наталья Чайникованың видео-лекциясе барышында социаль хезмәт алучылар, ел саен бөтен дөньяның миллионлаган кешесенең вирус авырулары белән очрашуын, һава-тамчы, аралашу-көнкүреш юлы белән йога торган, тиз таралуы белән аерылып торган, сулыш юлларындагы кискен, йогышлы вирус һәм грипп авыруының симптомнары белән таныштылар.
Табиб Александр Мясниковның «Гриппка каршы вакцинопрофилактика» видео-ролигында, ел саен гриппка каршы прививка ясатырга кирәклеге, вакцинация иммунитетының саклануы ассызыкланды. Лектор авыруның алга таба таралуына юл куймас өчен, кешеләрнең 70% ына прививка ясатырга кирәк, бары тик шулай гына эпидемияләрдән котылырга мөмкин дип искәртте.
Видео-роликларны караганнан соң, белгеч авырган очракта табибны өйгә чакыртырга, беркайчан да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ятып торырга, ким дигәндә көнгә ике тапкыр бинаны җилләтергә кирәклеген искәртте.
Ә авырмас өчен, шәфкать туташы барлык тыңлаучыларны да процедура кабинетына гриппка каршы прививка ясатырга чакырды. Поликлиникаларда якыннарына һәм туганнарына прививка ясатырга мөмкинлеге турында һәм авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк икәнлеген дә аңлатты.
Чарада 15 кеше катнашты.