Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр теплицада помидор, кыяр һәм татлы борыч үстерделәр. Җәй тулысынча үз хокукларын көзгә тапшырды. Соңгы уңышны җыеп алырга һәм теплицаны кышлатуга әзерләргә вакыт җитте.
Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләр калган помидорларны, кыяр-борычларны җыеп алдылар. Урып-җыюдан соң бөтен сабакны җыеп түктеләр. Ә хезмәткәрләр, зарарсызландыру максатыннан, теплицаның стеналарын азык содасы эремәсе белән юдылар. Теплица язга әзер.
Социаль хезмәт алучылар файдалы хезмәт эшчәнлегеннән канәгать калдылар.