Россия Федерациясендә театр елы кысаларында 2019 нчы елның 19 нчы сентябре көнне 13 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова “Татарстан – минем горурлыгым” курсыннан 13 балигъ булмаган бала өчен “Сәнгать дөньясында” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: татар халкының мәдәни мирасы белән танышу, халык иҗаты предметларына, сәнгать һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес барышында белгеч «Нәфис сыйфат» - тукыма һөнәре (тукымаларга бизәкләр төшерелә, геометрик орнамент белән бизәлә), «Нәфис металл» (көнкүреш предметлары, бизәнү әйберләре, корал, ат кирәк-яраклары, ат киемнәре, “Татар костюмы” (нигездә мөселман мәдәнияте белән бәйле көнчыгыш кием элементлары һәм чагылышлары); “Татар халык музыка кораллары” (думбра, кубыз, мандолина, курай), “Зәркән сәнгате” (татар осталарының матур бизәкләре һәм үҗәтлекләре, дөньякүләм танылу алган әсәрләре) турында видеопрезентация күрсәтте.
Дәреснең гамәли өлешендә тәкъдим ителгән элементлардан балалар милли татар костюмы – өс кием-салымы һәм аңа туры килә тотррган аяк киеме сайладылар. Шулай ук катнашучылар курай яңгыравын да тыңладылар.