“Терроризм һәм экстремизмны кисәтү”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

“Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 19 бала белән “Терроризм һәм экстремизмны кисәтү” дигән темага дәрес - кинотренинг үткәрде. Максат: теләсә кайсы формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, тынычлык сөючәнлек, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай хезмәттәшлек итә белү күнекмәсен үстерү.

Чара башында белгеч катнашучылардан терроризм һәм экстремизмның нәрсә икәнен белүләре белән кызыксынды. Аннары кеше тормышында төрле милләт, мәдәният, дөнья, конфессия, социаль катлам вәкилләре белән аралашуы, шуңа күрә үз халкының, шулай ук башка мәдәният, дин вәкилләренең мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итәргә өйрәнү, үзара бәйләнеш юлларын табарга өйрәнү мөһим, дип сөйләде. Әңгәмә барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: балачакта үпкәләүләр кичердегезме, шуның аркасында борчылдыгызмы, сезне кызгандылармы, нәрсә ул түземлек, нәрсә ул толерантлык, түземлекнең чикләре кайда, үзеңне терроризм һәм экстремистлыктан саклау өчен нәрсәләр кирәк булган. Соңгы сорауга җавап биреп, балалар уртак нәтиҗә ясадылар: шикле кешеләр белән танышырга ярамый, хуҗасыз булган әйберләр (сумкалар, пакетлар һ.б.) белән якын килергә кирәкми.  

Видеороликны караганнан соң белгеч дәрестә катнашучыларга толерант булырга тырышырга кирәклеген һәм үз тормышыңда экстремизм кебек афәт һәм аның чагылышларына юл куймаска кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International