ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында  Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 12 нче санлы социаль участогында 18 бала өчен кинотренинг элементлары белән “Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне” дип аталган чара уздырды.

Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина «Әни+бәби» технологиясе буенча 3-5 яшьлек балалар белән «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән темага дәрес үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова  «Демография» милли проектлары кысаларында «Минем сайлау, минем тормышым» дигән кызыклы кешеләр белән очрашу циклыннан кызыксындыру чарасы үткәрде.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2019 елның 3 нче кварталында алты дәрес узды.

2019 елның 24 сентябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында «Лукойл» акционерлык җәмгыяте социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Изгелек «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Г.Ф. Садретдинова» җитәкчелегендәге «Туган шәһәр буйлап сәяхәт» проекты «Спорт» номинациясендә җиңүче булды. Проектның максаты булып социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалар һәм яшүсмерләр арасында сукбайчылыкны кисәтү тора. Бүлекчә белгечләре балигъ булмаганнарның ялын туризм һәм спортка җәлеп итү аша оештырырга, туган якның истәлекле урыннарын өйрәнү юлы белән яшь буынга тәрбия-белем бирергә, мәдәни дәрәҗәләрен арттырырга планлаштыралар. Әлеге проектны тормышка ашыру иҗтимагый нормаларның начар гадәтләргә карата үзгәрешенә китерәчәк.    

22 сентябрь көнне приютта тәрбияләнүчеләр Казан шәһәренең "Әкият " курчак театрына "Галәм балалары" шоуына бардылар.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 24 сентябрьдә "Шоколад", “Кыңгырау " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.

Аксубай муниципаль районында «Хыял» приюты «Спорт» номинациясендә «Воркаут мәйданчыгы – сәламәтлек мәйданы» проекты белән җиңү яулады. 

«Надежда»   социаль    приюты   коллективы бөтендөнья йөгерү  көне кысаларында    оештырылган  «Татарстан- йөгерү 2019»   бәйгесендә актив катнашты.

20 сентябрьдә  «Милләтләр кроссы-2019»  Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча Сарман районы беренчелеге узды. Әлеге кроссның бурычы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт. Ярышта «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International