«Чиста йорт - Чиста тәрәзәләр» акциясе хезмәт күрсәтүче гражданнар арасында аеруча популяр. Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәр елны сентябрь-октябрь айларында тәрәзәләрне, стеналарны, түшәмнәрне юу буенча хәйрия акциясе үткәрә.
“Экстремизмга-ЮК!” айлыгы кысаларында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2019 елның 24 сентябрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде.
Васильева Элла Рафаэль кызы
2019 елның 21 сентябрендәТеләчемуниципаль районында «Милләтләр кроссы» бөтен Россия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы – 2019» йөгерү буенча ярыш үткәрелде.
13 сентябрь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Мөхәммәтов Ягъсүп Мөхәммәт улы туган авылына «Туган як " акциясе кысаларында барачак.
2019 елның 20 сентябрендә "Лесная сказка" күңел ачу комплексында "Кабак бәйрәме" уздырылды, анда районның төрле оешмалары катнашты. Бәйрәмнең төп объекты кабак һәм аның белән бәйле бар нәрсә — ашау-эчүдән алып, әлеге яшелчә рәвешендәге кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр булды. Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән бергә тәмле аш - су эшләнмәләре-пироглар, кабак бәлеше пешергәннәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар аларның аш-су ашап карадылар. Бу чара өлкәннәребезгә бик ошады, алар вакытны күңелле үткәрделәр. Киләсе елда кабат катнашачакларын вәгъдә иттеләр.
«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» - "Пластилинография"
18 сентябрь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы авылы урамын да скандинавия таяклары белән йөриячәкләр.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм алучылар Мамадыш шәһәрендә үткән “Минем дөнья чикләрсез» дип аталган фестивальдә катнашты.
2019 елның 23 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җир планетасы без синең өчен җаваплы ” дигән экологик викторина булып узды.