2019 елның 21 сентябренда Балтач районының Кече Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Медведева Анна Андреевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллни, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллиннар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләк һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Анна Андреевна хәзерге вакытта кызы белән яши, биш бала тәрбияләп үстергән, унике оныгы һәм унике оныкчыгы бар.