Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан 3 нче санлы социаль участокта (Каенлы авылы) 40 балигъ булмаган бала өчен «Беренче сыйныф укучыларына багышлау» дигән чара уздырылды. Максат: балалар коллективын формалаштыру, балаларны бердәм булырга өйрәтү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, сыйныф коллективында җаваплылык, дуслык тәрбияләү.
Бәйрәмнең төп геройлары 1 нче сыйныф укучылары булды. Әле күптән түгел генә аларны нәниләр, мәктәпкәчә балалар дип йөрттеләр, ә хәзер алар турында: “Укучылар! Беренче сыйныф укучылары!” дип әйтәләр. Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтте: балалар табышмакларга, викториналарга җавап бирделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Ә укучы Буратино, Лиса Алисә һәм Кот Базилио беренче сыйныф укучыларын мәктәп портфеле эчтәлеге, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, дуслык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Яңа мәктәп укучылары әкият персонажлары кулыннан мәктәп кирәк-яракларын дулкынланып һәм горурлык белән алдылар.
Чара барышында дустанә һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Барлык балалар да уңай эмоцияләр алдылар һәм беркайчан да әзерләнмәгән дәресләр белән мәктәпкә йөрмәскә һәм бары тик “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә укырга вәгъдә бирделәр.