2019 нчы елның 20 нче сентябрендә “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” үзәгенең бергә үткәрелә торган чаралары кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 6-17 яшьлек 12 бала һәм аларның ата - аналары белән “Дөнья образы-космос” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: гаиләләрдә психологик микроклиматны яхшырту.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Уңышлы йорт» уен активаторын башкарырга тәкъдим итте. Катнашучыларның бурычы булып - чират буенча танышырга һәм аларның бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешле әйберне атарга кирәк булды Аннары катнашучылар «Агач белән тамырлар», «Гаилә чәчәге» күнегүләрен башкардылар. Шулай ук дәрестә «Мозартика» психотерапиясенең яңа юнәлешеннән «Дөнья образы – космос» күнегүләре дә кулланылды. Әлеге биремнәр катнашучыларга кешенең үзеннән – үзе гнә түгел, ә гаилә системасында булуын, аңа социум гына түгел, ә бөтен гаилә системасы йогынты ясавын аңларга мөмкинлек бирде.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә катнашучылар «Гаилә чәчәге» биременең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һәрвакытта да алар көткәнчә төзелмәвен ачык күрсәтүен, ә «дөнья образы – космос» күнегүенең якыннарың арасында үз урыныңны, үз максатларыңны һәм теләкләреңне ачыклавын, эчке дөньяны яхшырак аңларга мәҗбүр итүен әйтеп уздылар.