Балаларның үз сәламәтлекләренә мөнәсәбәте-сәламәт яшәү рәвеше өчен бина төзергә мөмкин булган нигез. Балалар үз сәламәтлегеңне һәм тормышыңны кечкенә яшьтән үк саклый белергә кирәклеген аңларга тиеш.
Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина «Әни+бәби» технологиясе буенча 3-5 яшьлек балалар белән «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен кечкенәдән үк формалаштырырга кирәк. Бу процесс кызыклы үтсен өчен, балалар белән төрле уеннар уйнарга була. Балалар бу дәрестә «Сәламәтлек иле»нә сәяхәт ясадылар. Ул музыкаль зарядка белән башланып китте: балалар күңелле музыка астында төрле хәрәкәтләр, күнегүләр башкардылар. Аннан соң бик теләп кеше өчен файдалы витаминнарга бай булган көзге уңыш “җыйдылар”, махсус туплар ярдәмендә кул һәм бармакларына массаж ясадылар, бу вак моториканы үстерә. Бигрәк тә балаларга тылсымлы тартма эзләү ошады, анда алар шәхси гигиена чараларын таптылар.
Дәрес күңелле, нәтиҗәле узды. Һәр бала кечкенә генә бүләк алды.