ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина «Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә мәгълүмати куркынычсызлыкны формалаштыру технологияләре» кысаларында 16 балигъ булмаган бала арасында «Интернеттагы репутация: белән идарә итү?» дигән чара уздырды.

  Бүген Казан шәһәрендә интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар өлкәннәр һәм инвалидлар арасында «Безнең як осталары» конкурс-фестиваленә йомгак ясадылар.

  «Безнең төбәк осталары» республика конкурсы кысаларында «Алтын куллар» номинациясендә Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында яшәүче Шмаков А.А. катнашты.

“Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә «My family»  гаилә клубы уңышлы гына эшләп килә.

     «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре тарафыннан толерантлык һәм экстремизмга каршы тору, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, игелек хакына актив эшләргә чакыру буенча чара үткәрелгән. Чара вакытында анда яшәүчеләргә буклетлар таратылды, аларда терроризм, экстремизм турында җентекләп сөйләнде; барлык ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары күрсәтелде.

     Акция экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау һәм комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү, янау яисә террорлык актларын кылган очракта хәрәкәт итү тәртибе мәсьәләләре буенча интернат – йортта яшәүчеләргә мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде.

24 сентябрь көнне Буа интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучы Галиуллин Тәүфыйк өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Актив озын гомерлелек» дип исемләнгән 4 нче махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсендә актив катнаштылар

Теләче муниципаль районында «Лукойл»  социаль проектлар һәм мәдәни проектлар конкурсында «Теләче  муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  җиңүче булды, «Экология» номинациясендә «Ярдәмкулы» проекты җиңде һәм диплом белән бүләкләнде. Проектның җитәкчесе өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире – Шәйхетдинова Фәридә Ринат кызы.

 

Мамадыш инвалидлар җәмгыяте чакыруы буенча районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр делегациясе «Минем дөнья чикләрсез» фестивалендә катнаша алды. Оештыручылар концерт программасы, уеннар, конкурслар, чәй өстәле әзерләделәр.

Теләгән кеше нәкъ менә алар өчен каралган ярышларда һәм уеннарда катнаша алды. Катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

      Инвалидлар өчен бик күп уңай эмоцияләр тупларга «ХЭС» җирле бюджет учреждениесе һәм «Игенче» мөмкинлекләре чикләнгән җәмгыять ярдәм итте.

“Мин һәм канун”.

2019 елның 25 сентябрендә, “Мин һәм канун” комплекс программасы кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә гимназия укучылары белән “Алкоголь исерү халәтендә җинаятьләр кылган өчен җавап тоту” дигән профилактик сөйләшү үткәрделәр.

Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» үзәгенең утырышы.

2019 елның 20 сентябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, социаль хезмәткәрләр белән чираттагы утырыш уздырылды. 

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International