20 сентябрьдә «Милләтләр кроссы-2019» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча Сарман районы беренчелеге узды. Әлеге кроссның бурычы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт. Ярышта «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.