Мамадыш районы «Надежда» социаль приюты коллективы бөтендөнья йөгеру көненең актив катнашучылары булды.

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

«Татарстан- йөгерү 2019» бәйгесендә катнашып, приют хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә  яхшы гына нәтиҗәләр курсәттеләр. Чарада каташучыларның төп максаты: сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру, балаларның физик күнегүләр белән  мөстәкыйль шөгыльләнүгә теләген үстерү. Чара ахырында спорт һәм сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе катнашучыларга грамоталар тапшырды, балаларны алга таба да спорт белән шөгыльләнергә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International