"РИТЭК" һәм"ЛУКОЙЛ" X социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда "РИТЭК" ҖЧҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының X социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның максаты - "ЛУКОЙЛ" ГАҖ хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, нефть компаниясе үз эшчәнлеген алып бара торган территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халыкның инициативаларына ярдәм итү.

Аксубай муниципаль районында «Хыял» приюты «Спорт» номинациясендә «Воркаут мәйданчыгы – сәламәтлек мәйданы» проекты белән җиңү яулады. Проект сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International