“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 12 нче санлы социаль участогында 18 бала өчен кинотренинг элементлары белән “Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне” дип аталган чара уздырды. Максаты: терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллауны формалаштыру.
Дәрес башында блгеч катнашучыларга Беслан шәһәрендәге фаҗига турында сөйләде, слайдлар күрсәтте. Балалар сентябрьнең беренче көнендә мәктәптә террорчылар тудырган куркыныч кадрларны күрделәр. Әсиргә укучылар да, укытучылар да, балаларны мәктәпкә озатырга килгән ата-аналар да алыналар. Кызганычка каршы, корбаннар бик күп була. Һәлак булучылар арасында өлкәннәр дә, балалар да була. Террорчылар беркемне дә кызганмыйлар. Аннан соң белгеч дөньяда булган башка террор актлары турында сөйләде, «террор», «терроризм», «террорист»төшенчәләрен аңлатты. Шулай ук РФ Президентының Россиянең бөтен территориясендә куркынычсызлыкны көчәйтергә һәм террорчылыкка каршы комиссияләр эшен активлаштырырга кушуы турында да сөйләде, чөнки 21 гасыр башында дөньяда 500гә якын террористик оешма һәм төрле экстремистик юнәлештәге төркемнәр эшләгән. Үз-үзеңне шундый коточкыч күренештән саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауга балалар чит кешеләр белән сөйләшмәскә, шикле кешеләр белән танышмаска, ташландык әйберләргә һәм онытып калынган әйберләргә кагылмаска кирәк, шикле предметлар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә дип җавап бирделәр. Аннан соң балалар белән бергә, әгәр кешене әсирлеккә алсалар нәрсәләр эшләргә кирәклеге каралды. Мәгълүматны ныгыту өчен «әгәр...» уены үткәрелде, террор актлары корбаннары истәлегенә бер минут тынлык үткәрелде.
Соңыннан катнашучылар «Балаларның кояшын тартып алмыйбыз» дигән җыр астында «Без терроризмга каршы» дигән эмблеманы буядылар.