“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Демография” милли проектлары кысаларында «Минем сайлау, минем тормышым» дигән кызыклы кешеләр белән очрашу чарасы

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова  «Демография» милли проектлары кысаларында «Минем сайлау, минем тормышым» дигән кызыклы кешеләр белән очрашу циклыннан кызыксындыру чарасы үткәрде.

Чараның максаты: өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм социаль яраклашуга ярдәм итү, социаль хезмәт алучыларны актив социаль тормышка өндәү.

Чараның кунагы 88 яшьлек социаль хезмәт алучы Виктор Алексеевич Халюткин иде. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 10 яшь була, әтисен армиягә алалар һәм ул сугышның беренче елында ук фронтта һәлак була. Виктор Алексеевич сугыш авырлыкларын, сугыштан соңгы елларны барлык балалар  кебек үк кичергән. Ул 7 сыйныфны тәмамлый, училищеда укый һәм нефть өлкәсендә эшли. 1986 елда төньякта аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. Армиядә 4 ел ярым хезмәт итеп кайткач, институт тәмамлый. 47 ел хатыны белән бергә яшәп,  бергә тормыш авырлыкларын  кичерәләр, ә соңгы 16 елда берүзе генә  яши.

Виктор Алексеевич социаль хезмәт алучылар белән озын гомер яшәү серләрен уртаклашты.  Беренче чиратта, бу яхшы нәсел нәтиҗәсе, аның әнисе 89, ә  әнисе ягыннан әбисе 94 яшькә кадәр яшәгән.Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спорт белән көн саен шөгыльләнү, саф һавада сәгатьләр буе йөрү һәм өй тренажерларында шөгыльләнү дә аның сәламәтлегенә ярдәм итә. Ул юмор ярата, сканвордлар, кроссвордлар чишә, афоризмнар, хикмәтле цитаталар, канатлы сүзләр коллекцияли. Үз- үзенә көнкүреш хезмәтен дә күрсәтә.  Хәзерге көндә аның улы, өч оныгы төньякта яши, алар скайп, телефон аша аралашып торалар. Виктор Алексеевичка боларның барысы да энергия, көч бирә һәм алга таба яшәү дәртен  арттыра.

Социаль хезмәт алучыларны Виктор Алексеевич, узган еллар авырлыгына карамастан, тормыш сөючәнлеген һәм оптимизмын саклап кала алуы  белән сокландырды.

 Чарада 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International