Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2019 елның 3 нче кварталында алты дәрес узды.
Балтач район хастаханәсенең шәфкать туташлары һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең медицина хезмәткәре катнашучыларга ятып торучы авыруларны дөрес итеп карау тәртипләрен өйрәттеләр.