Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының горурлыгы А.А. Шмаков.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

  Бүген Казан шәһәрендә интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар өлкәннәр һәм инвалидлар арасында «Безнең як осталары» конкурс-фестиваленә йомгак ясадылар.

  «Безнең төбәк осталары» республика конкурсы кысаларында «Алтын куллар» номинациясендә Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында яшәүче Шмаков А.А. катнашты.

  Видеороликта ул үзенең мавыгулары турында сөйләде. Анатолий Шмаков шырпыдан төрле эшләнмәләр ясый. Бу фестивальдә Анатолий Александрович икенче урынны алды, шуның белән җиңүчене котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International