«Светофор». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: зур моторика һәм гомуми координация, җитезлек, тизлек, аяк һәм кул көче күнекмәләрен үстерү.

Дәрес “Таган” күнегүеннән башланды. Балалар идәнгә ярымтүгәрәккә утырдылар, аякларын алга суздылар, скакалканы ике тапкыр бөкләп, аяк табанына куйдылар һәм тарттылар. Алып баручының сигналы буенча, артка, алга таба авыштылар, аякларын бөгкләмәскә һәм тигезлекне сакларга тырыштылар. Күнегүләрне башкаруы авыр булган балаларга белгеч ярдәм итте. Дәрес туп белән уеннар белән дәвам итте. Башта катнашучылар тупны бер-берсенә биреп уйнадылар, аннары соң тупны өскә ыргыттылар һәм тоттылар.

Гомумән, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта бердәм һәм тату эш күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International