«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре тарафыннан толерантлык һәм экстремизмга каршы тору, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, игелек хакына актив эшләргә чакыру буенча чара үткәрелгән. Чара вакытында анда яшәүчеләргә буклетлар таратылды, аларда терроризм, экстремизм турында җентекләп сөйләнде; барлык ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары күрсәтелде.
Акция экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау һәм комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү, янау яисә террорлык актларын кылган очракта хәрәкәт итү тәртибе мәсьәләләре буенча интернат – йортта яшәүчеләргә мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде.
Чарада үзләренең кансызлыгы белән дөньяны тетрәндергән террористик актларны искә төшерделәр. Төрле милләт вәкилләре арасында толерант мөнәсәбәтләр булдыру кирәклеген билгеләп үттеләр. Полиция хезмәткәрләренең заложникларга эләккән кешеләрне коткаруда роле турында сөйләштеләр. Заложникларны кулга алганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.