Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» үзәгендә
социаль хезмәткәрләренең чираттагы утырышы.
2019 елның 20 сентябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, социаль хезмәткәрләр белән чираттагы утырыш уздырылды. Утырышта республиканың материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 32 номерлы бүлек мөдире Сорокина Л.А. катнашты, ул ялгыз яшәүче олы яшьтәгеләргә телевизорга цифр приставкасын куйганда акчалата каплау турында сөйләде, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Порецкая Т.Н. олылар көненә багышланган чаралар планы белән таныштырды, үзәкнең җитәкчесе Черняк Ж.В. салымнар түләү һәм 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу сорауларын күтәрде.