«My family» гаилә клубы ЧИРМЕШӘН

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

“Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә «My family»  гаилә клубы уңышлы эшләп килә. Клуб чараларына районның тулы һәм имин булмаган гаиләләре чакырыла. Әлеге категория гаиләләрдә, кагыйдә буларак, балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренә зыян килә. Ә бит нәкъ менә гаиләдәге мөнәсәбәтләр балаларның сәламәтлеге һәм рухи үсеше өчен зур әһәмияткә ия дә. Шуңа күрә кайбер ата-аналар һәм балаларга үзара мөнәсәбәтләрне көйләү буенча ярдәм итәргә кирәк.

Социаль эш буенча белгеч Галина Микушева һәм социаль педагог Гүзәлия Сафиуллина клубның чираттагы чарасын – “Бергәлектә - көч!” дигән кичә оештырдылар. Ата-аналар һәм балалар бергәләп төрле бәйгеләрдә, уеннарда, викторинада катнаштылар. Бергәләшеп шаярдылар, уйнадылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International