Победа в конкурсе социальных и культурных проектов ПАО «ЛУКОИЛ»

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Теләче муниципаль районында «Лукойл»  социаль проектлар һәм мәдәни проектлар конкурсында «Теләче  муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  җиңүче булды, «Экология» номинациясендә «Ярдәмкулы» проекты җиңде һәм диплом белән бүләкләнде. Проектның җитәкчесе өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире – Шәйхетдинова Фәридә Ринат кызы.

         «Ярдәм кулы» дигән социаль проект, яшь белгечләрне –коллективны яшәртү өчен, социаль хезмәткәрләр сафына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проектта өлкән сыйныф укучылары - волонтерлар,  яшь белгечләр, социаль хезмәткәрләрнең өлкән буын эстафетасын кабул итеп алыр өчен катнашалар. «Ярдәм кулы» проектын тормышка ашырганда өлкән сыйныф укучылары-волонтерлар социаль технологияләр, инновацион формалар һәм өлкәннәр белән эшләү ысуллары белән танышачаклар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартларына аерым игътибар үзәгенә алыначак.

Проектны тормышка ашыруны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, агымдагы елның октябреннән 2020 елның мартына кадәр гамәлгә ашырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International