"Мин һәм канун", Яңа Чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

“Мин һәм канун”.

2019 елның 25 сентябрендә, “Мин һәм канун” комплекс программасы кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә гимназия укучылары белән “Алкоголь исерү халәтендә җинаятьләр кылган өчен җавап тоту” дигән профилактик сөйләшү үткәрделәр.

     Шулай ук үзәкнең белгечләре, укучыларны Татарстан Республикасының “Балалар сәламәтлегенә,  аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый  үсешенә   зарар китерүче кисәтү чараларын күрү” дигән 71 законы белән таныштырдылар, волонтерлар хәрәкәте турында сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International