Өлкән яшьтәге кешеләр бездән тора, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ, дип искәртергә тиешле Халыкара өлкәннәр көне.
Бүген " Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» иртәдән үк шау - гөр килеп торды. Залда җыелучыларга котлау сүзләре белән һәм аларга озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек теләп башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина мөрәҗәгать итте.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм район үзешчәннәре Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котларга ашыктылар. Һәрвакыттагыча, аларның бәйрәм концерт программасында рус, чуаш һәм татар телләрендә иң матур, күңел җырлары һәм котлау сүзләре яңгырады.
Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүчеләр өчен социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. белән атна саен фильмнар карау оештырылды.
Яшьләр арасында җинаятьләрне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 27.09.2019 елда Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән полиция майоры Гарифуллина Н.Н. тәрбияви чара үткәрде.
ЗЕЛЕНОДОЛЬСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНДА
МӘМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛЕ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН
«ЫШАНЫЧ» ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ ДӘҮЛӘТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта Әлмәт дәүләт нефть институты.
Максат:
Бурычлар:
«Тукай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» социаль хезмәт алучылар сәламәтлегенә, аларның физик, психик һәм эмоциональ торышына зур игътибар бирелә. Дәвалау физик культурасы кабинетында социаль хезмәт алучылар дәвалау физик культурасы инструкторы Даниулова Г.Р. күзәтүе астында шөгыльләнәләр.. Өлкәннәр тренажерларда терәк – хәрәкәт системасы моторикасын үстерү өчен төрле күнегүләр башкара, шуның белән аяк мускулларының яхшы эшчәнлегенә ярдәм итә.
Социаль хезмәт алучылар тренажерларда эшләргә яраталар, вакытны файдалы һәм рәхәтләнеп үткәрәләр, көр күңел күтәренкелеге һәм көн буена энергия алалар.
«Хокукый белемнәр мәктәбе» темасы: "Кулланучылар хокукларын яклау"»
2019 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр республикада «Урман атнасы – 2019» табигатьне саклау акциясе узачак. Илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклауга юнәлту, урманнарны яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатларында, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әлеге акцияне хуплап, 2019 елның 26 сентябрендә агач утыртуда катнаштылар.
ТАТМЕДИА АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы редакциясе белән берлектә район хатын-кызлар советы «Хыял» балалар приютында кунакта булдылар.
Норлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкән буын» проекты кысаларында Иске Чаллы авылында скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче хезмәт күрсәтүче гражданнар яңа спорт инвентаренэ лаек булдылар. Скандинавия йөреше өчен таяклар «Татнефть»ГАҖ гранты акчасына сатып алынды.