Тукай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы шөгелләре

2019 елның 27 сентябре, җомга

Максат:

  • гомуми сәламәтләндерү;
  • терәк – хәрәкәт системасы моторикасын үстерү ;
  • үз көчләренә ышаныч уяту; кәефне яхшырту.

Бурычлар:

  • ДФК чаралары белән өлкәннәрнең физик һәм акыл эшчәнлеген арттыру;
  • дәвалау физик культурасы белән шөгыльләнүгә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм аны көндәлек режимга кертү.

«Тукай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» социаль хезмәт алучылар сәламәтлегенә, аларның физик, психик һәм эмоциональ торышына зур игътибар бирелә.  Дәвалау физик культурасы кабинетында социаль хезмәт алучылар дәвалау физик культурасы инструкторы Даниулова Г.Р. күзәтүе астында шөгыльләнәләр.. Өлкәннәр тренажерларда терәк – хәрәкәт системасы моторикасын үстерү өчен төрле күнегүләр башкара, шуның белән аяк мускулларының  яхшы эшчәнлегенә ярдәм итә.

Социаль хезмәт алучылар тренажерларда эшләргә яраталар, вакытны файдалы һәм рәхәтләнеп үткәрәләр, көр күңел күтәренкелеге һәм көн буена энергия алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International