Скандинавия йөреше

2019 елның 27 сентябре, җомга

Норлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкән буын» проекты кысаларында Иске Чаллы авылында скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче хезмәт күрсәтүче гражданнар яңа спорт инвентаренэ лаек булдылар. Скандинавия йөреше өчен таяклар «Татнефть»ГАҖ гранты акчасына сатып алынды. Әлеге проект өлкәннәрнең һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрнең психологик һәм физик сәламәтлеген ныгыту һәм саклау өчен, скандинавия йөреше техникасы чаралары буенча шартлар тудыру максатыннан эшләнгән. Социаль хезмәткәрләрнең сизгер җитәкчелеге астында табигать кочагында хезмәт күрсәтүче кешеләр спорт чарасы уткэрделэр. Безнең үзәктә шагыйрь Живодеров Николай Алексеевич хезмәт күрсәтә, ул шулай ук спорт чарасында катнашты һәм ял минутларында туган авылына багышланган шигырьләрен укыды. Спорт йөрешен тәмамлап, күңел күтәренкелеге һәм энергия алып, олкэннэр  алдагы вакытта булачак чаралар турында фикер алышырга калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International