2019 елның 27 сентябрендә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Хокукый белемнәр мәктәбе»узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Лилия Җәләтова кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый аң-белемнәрен арттыру һәм сыйфатсыз товарлар сатып алу (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) куркынычын минимальләштерү максатыннан чыгып, «кулланучылар хокукларын яклау»дигән темага лекция үткәрде.
Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән әңгәмә үткәрелде, аерым алганда: «Кулланучыларның төп хокуклары», «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алыштыруга хокукы», «Сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы», «2019 елның 1 июленнән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында», шулай ук барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Лекция ахырында барлык катнашучыларга да файдалы мәгълүмат белән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Чарада 62 кеше катнашты.