Сөйләшү барышында полиция хезмәткәре наркотик матдәләр һәм алкоголь куллану, тәмәке тарту, шулай ук төрле хокук бозулар кылган өчен җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту проблемаларына кагылып үтелде. ПДН инспекторы балаларга шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди гадәти булмаган вак-төякләргә игътибар итәргә кирәклеге турында искә төшерде, балаларны балигъ булмаганнарны профилактик учетка кую нигезләре, приюттан үз белдеге белән чыгып китүнең ярамавы, мәктәп дәресләрен калдырмаска кирәклеге турында искәреп үтте, шулай ук үзләрен тәртипсез тоткан балалар белән аерым әңгәмә корды.
Полиция хезмәткәре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына җентекләп тукталды. Роликларда, велосипедларда йөргәндә, юл аша чыкканда наушник киюнен куркыныч булуын аңлатты.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак эш алга таба да безгә уңай нәтиҗәләр китерер дип ышанасы килә.