«Икенче тормыш – китапларга» - «Авыл таңнары» редакциядән, ә торт туган көнгә - аңа-хатын-кызлар Советыннан

2019 елның 27 сентябре, җомга

ТАТМЕДИА  АҖ филиалы  «Авыл таңнары» газетасы редакциясе белән берлектә район хатын-кызлар советы «Хыял» балалар приютында кунакта булдылар. Редакция хезмәткәрләре  «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясенә кушылдылар. Приютта тәрбияләнүчеләр өчен сүзлекләр,әдәбият җыйдылар.– Бу китапларның сезгә файдалы булуын телибез. Уку - ул мавыктыргыч дәрес. Кем күп укый, ул үз фикерен үстерә, - дип билгеләп үтте балалар белән сөйләшүдә «Авыл таңнары» газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова. Редакция коллективы приютка ай саен балаларны туган көне белән котлау өчен барырга карар кылды. Сентябрь аенда Оляны туган көне белән котладылар. Редакциядән уенчык һәм татлы сюрприз, ә хатын – кызлар Советыннан торт бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International