ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Агачлар утырту - ул экологияне яхшыртуга ярдәм итү генә түгел, ә җирдәге тормышны саклап калу да . Агач утыртканда, без яңа тере җан иясе өчен җаваплылык алабыз.

          Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә «Горденотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Гарденотерапиядә без  агачлар утырттык . Максатлары : өлкәннәргә үсемлекләр белән үзара  эшләү юлы аша психологик ярдәм күрсәтү. .

 

      26 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылдылар.

    Бөтендөнья оешмасы ярдәме белән 2000 елдан башлап ел саен 29 сентябрьдә «Яшәү өчен йөрәк» дип исемләнгән девиз  астында Бөтендөнья йөрәк көне  билгеләп утелә. Акциянең төп максаты – җәмгыятьнең дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары эпидемиясе нигезендә килеп туган  куркынычны аңлавына ирешү, шулай ук ишемия авыруына һәм баш мие инсультына карата киң колачлы профилактик чараларны көчәйтү.

2019 елның 27 нче сентябрендэ Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр белән берлектә  “Андрей Сахаров: дөньяның намусы” дип исемләнгән тематик стена газетасының чыгарылышын оештырды.

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә, игелекле эшләр кысаларында, "Энергетик" мәдәният сараеннан Краснов исемендәге ветераннар халык хоры килде.

25 сентябрь көнне Казан ярминкәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында «Безнең як осталары» республика конкурсының финалы узды.

"Минем һөнәрем – минем карьерам" эшче һөнәр, инженер белгечлекләрен популярлаштыру һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Барлык һөнәрләр дә мөһим", дигән чара оештырды.

     Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында» территориаль участокта профилактик эш максатыннан  Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ядәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән «Без сине хәтерлибез, Беслан!» дигән эңгәмә уткәрделәр.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты " нда М. М. Гайнетдинова җитәкчелегендә волонтерлар хәрәкәте

Бөгелмәнең "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Галина Артеполихина балалар һәм яшүсмерләр  өчен социаль приют "Ялкын" балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Кулымда кояш" ата-аналары бүлектәге социаль хезмәтләр алучылар булган, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрдә агрессив тәртипне коррекцияләү максаты белән приютта тернәкләнү узучы балигъ булмаган балалар белән төркемле тренинг үткәрде.

27 сентябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Җиһаншина Яңгул урта мәктәбендә һәм Яңгул балалар бакчасында «Ышаныч телефоны» һәм «Экстремизмга юк» дип исемләнгән профилактик чаралар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International