Тормыш.... Аны ни белән үлчәргә? Сез, әлбәттә, еллар буе диярсез. Һәм... еллар буе да, эшләр күбрәк.. тормышта башкарылган эшләр башкалар өчен генә эшләнми. Изге эш, яхшы сүз белән гомерне үзебезгә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә озынайтабыз. Якынлашып килүче “Өлкәннәр көне” бәйрәме алдыннан Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына кунакка Әлмәт дәүләт нефть институтыннан, шушы бәйрәмгә багышланган хәйрия концерты белән, ихтыяри ярдәм хәрәкәте килеп китте. Алар үзләренең матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез бу очрашудан бик канәгать булып калдыр.
Катнашучылар саны: 80 кеше.